8 июль- Татарстанда бөтен Россиядәге кебек үк «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никахны ныгыту.Шул уңайдан Айдар авыл җирлегенә кергән 50 һәм аннан да күбрәк еллар яшәгән тигез- тату гаиләләрне Айдар мәдәният йорты директоры , китапханәче өйләренә барып котлап кайтты. Тату гаилә симфалы итеп түшләренә кулдан ясалган ромашка чәчәге кадалды, истәлекле бүләкләр, чәчкәләр тапшырылды.Озак еллар иңне-иңгә куеп яшәгән парларга алга атаба да тигез картаерга, бер-беренә хөрмәт һәм мәхәббәтле тормыш теләп, истәлеккә фоткаларга төшелде.
Соңгы яңарту: 2017 елның 10 июле, 14:09