7 ГЫЙНВАР КӨННЕ ПРАВОСЛАВ ДИНЕН ТОТУЧЫЛАР РАШТУА БӘЙРӘМЕН БИЛГЕЛӘП ҮТӘ

   

 

 

 

 

      7 ГЫЙНВАР КӨННЕ ПРАВОСЛАВ ДИНЕН ТОТУЧЫЛАР РАШТУА БӘЙРӘМЕН БИЛГЕЛӘП ҮТӘ.  Шушы уңайдан  Теләче үзәк ял паркында урнашкан Төп Чыршы янында зур мәдәни бәйрәм чарасы үткәрелде. Әбде, Ачы һәм Шармыш авылы үзешчәннәре кунак булып килгән һәм парктагы сәхнәне дер селкеткән, халыкны “кыздырган” әлеге бәйрәмдә рәсми котлауларны тамашага килүчеләргә, гомумән, райондашларыбызга муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җиткерде. Ул тамашада катнашучыларга  киләсе елда да бәхет-шатлык, сәламәтлек һәм имин, тыныч тормыш теләде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International