"Туган телнең моңлы көе" дип аталган әдәби кичә уздырылды.

26 нчы апрель көнне Баландыш авылы мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәме уздырылды. “Туган телнең моңлы көе” дип аталган әдәби кичәдә балаларга  Г.Тукайның ятимлектә, кагылу-сугылуларда үткән балачак еллары турында сөйләнде, “Исемдә калганнар” китабыннан өзекләр укылды.  Г.Тукайның мавыктыргыч әкиятләре буенча балалар белән уен оештырылды.

Кичә барышында Низамова Сөмбел  һәм  балалар тарафыннан шагырьнең кечкенәдән белем алырга, эшкә өйрәнергә, хезмәтне яратырга, дус-тату яшәргә өндәгән шигырьләре укылды һәм фикер алышу узды. Шигърият бәйрәме Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар белән тәмамланды

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International