23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл клубында китапханә белән берлектә, Саба районы Елыш авыл үзешчәннәре белән берлектә “Ил терәге-ир-егет” – исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә үзешчәннәребез башкаруында бик матур җырлар, шигырьләр яңгырады, скетчлар куелды, дәртле биюләр күрсәтелде. Кичә авыл халкына һәм килгән кунакларга бик ошады.
Соңгы яңарту: 2019 елның 25 феврале, 08:29