22 февраль көнне, Айдар авыл китапханәсендә, Туган тел көненә багышланган “Туган телем-син хәзинәм минем" дип исемләнгән әдәби сәгать “Тамчы” клубына йөрүче балалар катнашында үткәрелде. Чара барышында, китапханәче,гаять зур әһәмияткә ия булган телебез- тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе булуы турында сөйләде. Укучыларыбыз игътибарына «Әнием теле- күңелем гөле» күргәзмәсе, танылган шәһесләребезнең туган тел турындагышигырьләре, “канатлы сүз”ләреннән төзелгән презентация тәкъдим ителде. Ике командага бүленеп “Халык авыз иҗаты-туган телебез сакчысы” викторинасында укучыларыбыз бик теләп катнаштылар, Катнашучылар баллы призларга, ә малайлар-23 февраль бәйрәме уңаеннан кечкенә сюрпризларга ия булдылар.
Соңгы яңарту: 2017 елның 28 феврале, 10:31