12 январь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Дуслар җыелган җирдә" дип аталган бәйрәм үткәрделәр

Искечә Яңа ел бәйрәмен каршылау бик күпләр өчен чын Яңа ел кебек үк кадерле, якын. Тагын бер мәртәбә өмет – хыялларыңны күңелдән кабатлап, аларның тормышка ашасына ихластан ышану, чыршы тирәсендә җыр- биюләр белән кинәнеп күңел ачу,яңа елның инде чынлап та башлануын тагын бер кат искә төшерә ул безнең.12 январь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Дуслар җыелган җирдә" дип аталган бәйрәм үткәрделәр.Килгән тамашачылар төрле уеннар уйнап, җырлап – биеп күңел ачтылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 16 гыйнвары, 09:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International