12 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында китапханәче һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә кышны озату спартакиадасы үткәрелде.

Әлеге бәйрәмдә авыл халкы, укучы яшьләр  спортның  өстәл теннисы, кул көрәше, шахмат-шашка, аркан тарту кебек төрләрендә көч сынаштылар. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар урамда пешкән плов һәм кайнар коймак белән сыйландылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте.

Соңгы яңарту: 2017 елның 15 марты, 08:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International