10 нчы март көнне Баландыш авылы мәдәният йортында, әдәбият елы уңаеннан, “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр катнашында “Кәрзинемдә әкият” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәгә “әкият иленнән әкиятче әби” дә килгән иде. Әкият яратучы балалар үзләре дә әкиятләр сөйләп кенә калмыйча, төрле һөнәрләрен дә тамашачыга тәкъдим иттеләр.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:48