Олы Мәдәтскә мәдәният йортында "Балкыш" фестиваленең зона туры үткәрелде.

Ветеран, пенсионерлар арасында "Балкыш" сәнгать кысаларында Олы Мәтәскә авыл җирлегенә караган  мәдәният  учакларныда  өлкәннәрнең  иҗат  төркеме оешты. Олы Мәтәскә мәдәният  йорты  каршында  өлкәннәр ансамбле  эшләп  килә. Бу  иҗат  төркеме  "Балкыш"  фестивалендә генә түгел, башка мәдәни  чараларда да бик теләп  катнаша. 17 апрель  көнне Олы  Мәдәтскә  мәдәният  йортында  "Балкыш" фестиваленең  зона  туры  үткәрелде. Безнең  зонада  Олы  Мәтәскә  авыл  җирлеге, Алан  авыл  җирлеге, Югары  Кибәхуҗа  җирлеге үзешчәннәре  чыгыш  ясады.  Бу  фестивальгә  барлык  җирлекләр  дә  бик  нык  әзерлек  белән  килделәр, аларның  һәркайсы  да  бик  матур  чыгыш  ясады. Без  шушы  өлкәннәребездән  үрнәк  алып  эшләргә  тиешбез. Аларның  сабырлыкларына, җитезлекләренә, зур  ихтыяр  көчле  булуларына  сокланырлык. 


 

 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International