1 октябрь -Өлкәннәр көне.

  1 октябрь –Өлкәннәр көне көне уңаеннан   Олы Мәтәскә мәдәният йортында бик зур бәйрәм булып үтте. Өлкәннәр бу бәйрәмне елда түземсезлек белән көтеп алалар. Шул уңайдан өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән  Олы Мәтәскә авыл җирлеге  елда  бу бәйрәм бик зурлап чәй табыны артында уздыра. Өлкәннәребез үзләренең яшьлекләрен искә алып  җырлар суздылар, шул ук вакытта укучылар  һәм мәдәният  хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм концертын да карадылар.  Өлкәннәребезне җирле үзидарә рәисе Валиуллин М.А.,  Росгосстрах   Татарстан  иминиятләштерү оешмасының  Теләче  бүлеге җитәкчесе Һадиев З.Т., мәктәп директоры  Сунгатуллин М.М., ветераннар советы рәисе   Нигматзянова Э.Н.  котлап үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.

   

   


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International