" Мәрхәмәтле йөрәк көчлерәк"

    Декабрьнең беренче ун көне елның елында инвалидлар декадасы булып санала. Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә 5 нче декабрь көнне” Мәрхәмәтле йөрәк көчлерәк” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде. Бу чараны китапханәче Хузиахметова З. һәм мәдәният йорты директоры Гимранова Г.оештырдылар.  Авылдагы тумыштан мөмкинлекләре чикләнгәннәр китапханәнең уку залына  чакырылдылар. Алар  Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә апалар иде. Алар мул табын артында сыйланып, рәхәтләнеп сөйләшеп күңел ачып утырдылар. Ахырда апаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Шушы әз генә игътибарда инвалид апаларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.

Соңгы яңарту: 2017 елның 7 декабре, 13:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International