“Йөрәк җылыбызны бүләк итәбез”

1 октябрь  көнне Алан авылы мәдәният йортында   Алан авыл җирлеге Советы, ҖЧ “Алан” ширкәте һәм мәдәният хезмәткәрләре  өлкән буын кешеләре өчен  “Йөрәк җылыбызны бүләк итәбез” исеме астында зур бәйрәм оештырды. Бәйрәм кичәсендә  катнашкан  130 га якын өлкән  кешеләребез кайнар  чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз итеп, Казан артистлары тарафыннан күрсәтелгән тематик концерт һәм “Ак калфак” дип исемләнгән театр  карады. Теләче районы башлыгы Хазипов Н.Н. өлкәннәребезгә кайнар котлау сүзләрен җиткерде, алдагы көннәрендә саулык-сәламәтлек теләде.

   Йөрәк җылысы, изге  теләкләр белән  эзерләнгән  бәйрәм- тамашадан өлкәннәребез  ҖЧ “Алан” ширкәте, Алан авыл җирлеге Советы тарафыннан бирелгән күчтәнәч пакетлар  алып, олы рәхмәт хисләре белән таралыштылар.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 3 октябре, 08:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International