"Карга боткасы"

   Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традициягә әйләнеп китте. Менә бүгендә, 3 нче апрель көнне, мәдәният йорты каршында урамда кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Бәйрәмгә укучы балалар, “Каенкай”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, авыл халкы чакырулы иде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде.  Көн матур булганлыктан халык җыйналды.Алар өстәл артында ботка һәм чәй белән сыйландылар. Бәйрәм күңелле үтте. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 4 апреле, 08:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International