" Гомер көзләрегез аяз булсын".

1 октябрь көнне без Урта Мишә авылы  китапханәчесе,клуб мөдире “Гомер көзләрегез аяз булсын”- исеме астында өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы үткәрдек. Бәйрәм тәмле коймак,  җиләк-җимешләр белән чәй эчүдән башланып китте. Ә инде соңыннан үзешчәннәр белән өлкәннәребезгә ял концерты оештырылды. Авылыбызның имам хатибы Нурмөхәммәт хәзрәт, өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм күчтәнәче һәркемнең күңеленә бик хуш килде һәм кунакларыбызның һәркайсы рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп таралыштылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 3 октябре, 10:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International