Родительское собрание.

Яңа уку елы алдыннан Олы Мишә авыл җирлегенең мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр яңа уку елына куелган бурычлар белән таныштырылды. Ата-аналар комитеты рәисе, комитет членнары сайлап куелды. Балалар куркынычсызлыгы айлыгы баруы әйтелде. Балалар куркынычсызлыгы буенча доклад укылды. Мәктәп администрациясенә, әти-әниләргә балаларның иминлеген, куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы йөкләнде. Яңа уку елында һәр гаиләгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыклары, гаилә бәхете теләнде.



Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 13:41

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International