II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены

Агымдагы елның 3 нче-4 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә ТАССРның 100-еллыгына әзерлек кысаларында танылган галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан Республикасының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” ярдәмендә    II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены булып узды.

 

Әлеге җыенның максаты: табигый-географик, архитектура-сәнәгать һәм татар халкының тарихи-мәдәни мирасын куллану, өйрәнү һәм  саклау, шулай ук Татарстанның һәм Идел-Урал,  Себер, Кырым һәм башка Евразия территориясендә урнашкан татар авылларының, барлык торак пунктларының тарихын язу, татар авылларының үсеш перспективаларын билгеләүдә, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, шулай ук барлык татар милләте вәкилләрен берләштерү,  милли үзаңны тәрбияләү.

Форум эшендә Татарстан Республиканың  барлык районнары һәм шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән  374  вәкил, шул исәптән   Баландыш төп мәктәбе директоры Хузин Й.Р. та әлеге җыенда катнашты.


Последнее обновление: 11 апреля 2018 г., 09:30

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International