День семьи.

8 июль көнне илебез җәмәгатьчелеге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтте.Бу көнне “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе  тарафыннан игълан ителгән һәм уңышлы тормышка ашырылып килүче  “Нык гаилә” проекты кысаларында Олы Саурыш авылында 60 ел бергә гомер иткән  Хәтирә һәм Әгъләмҗан Әхмәтҗановларга бүләкләр һәм чәчәкләр белән беррәттән,  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале дә тапшырылды.

Әлеге бүләкләрне ияләренә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәмәтов белән районның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова тапшырды. Тантаналы чарада Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Гаптелнур Маннапов та катнашты. Әлеге күркәм бәйрәм белән котлап алар, бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп үтүче парларга исәнлек-саулык, бәхетле карлык, бер-берсенең, якыннарының җан җылысын тоеп яшәүләрен теләделәр.

Последнее обновление: 9 июля 2019 г., 10:31

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International