“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы

  

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.

Бәйгенең зона туры 3 апрельдә Арчаның педагогик көллиятендә үткәрелде. Анда безнең Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбенән дә ике 5 нче сыйныф укучысы катнашып кайтты. Укучылар үзләре язган әсәрләрен яттан сөйләделәр. Комиссия составындагы язучыларыбыз Рифә Рахман, Ләбиб Лерон, Васыйл Гарифуллин биргән сорауларга җаваплар бирделәр. Бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре 21 апрельдә билгеле булачак.

Соңгы яңарту: 2017 елның 13 апреле, 09:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International