22 февраль көнне Теләчедә кышкы спартакиада үткәрелде. Ярышларда Алан авыл җирлеге командасы да актив катнашты һәм күп кенә спорт төрләрендә җиңү яулады.Чаңгы ярышында Киямов Айнур икенче, Кашапова Айсинә-икенче, өстәл теннисы буенча Шакуров Илназ-икенча, шахмат буенча Халиков Фанил -беренче, гер күтәрүдә Казаков Александр-беренче, Зайнутдинов Ринат-икенче, кул көрәшендә Фазуллина Римма -икенче, Хабиров Булат-икенче урыннарны яуладылар.
Соңгы яңарту: 2016 елның 24 феврале, 15:34