Яңа ел – иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе.

Яңа ел – иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны  матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. 
Безнең Айдар авылында да Яңа  елга әзерлекләр башланды. Мәдәният йорты каршында чыршы  бизәп куелды. Үзебезне скульпторлар ролендә хис итеп,  кардан әкият  геройларының  сыннарын ясадык.Тирә-яктагы карны  җыеп, бик матур әкият геройлары ясап куйдык. 2016 нчы ел- маймыл елы булганлыктан Кардан әвәләгән маймыл сыны да матур килеп чыкты.Бу эшне  мәдәният  йорты, китапханә белән  бергәләшеп башкардык.

Соңгы яңарту: 2015 елның 26 декабре, 11:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International