“Казан утлары” журналына 95 яшь тулды.

“Казан утлары” журналына 95 яшь тулды. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә “Казан утларының яктысы”дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә төрле елларда басылып чыккан журналлар урын алды. Журнал битләрендә әдәбият сулышы, аның тарихы һәм бүгенгесе, әдипләребезнең яшәеше, китап язмышы ачык чагыла. Ул, барысын да ачык чагылдыручы көзге кебек һәрнәрсәдән хәбәрдар булып, елларны елларга, хәтерне киләчәккә бәйләп тота. Аның кабатланмас йөзе, үз авторлары һәм укучылары бар. Ул бүген дә укучы хәтерен яңа исемнәргә һәм заман әсәрләренә баета.

Соңгы яңарту: 2017 елның 22 мае, 13:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International