"Биредә синең тарихың..."- тәрбия сәгате

Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы,  тарихы бар. Газета битләрендә язып, телевидение экраннарында еш кына   кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар.  Безнең Татарстан җирлегендә  андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез.  Әлбәттә,  аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.
Музейларның   кеше тормышында тоткан урыннары зур дип уйлыйм, чөнки нәкъ менә музейга килеп кергәч, үзеңне үткәнгә кайткан кебек хис итәсең. Нинди генә музей булмасын, анда кешеләр үзләре өчен яңа, таныш булмаган әйберләр    белән очрашалар. Айдар мәдәният йортында да  "Туган якны өйрәнү" музей    почмагы эшләп килә. Шул уңайдан 22 май көнне  "Биредә синең тарихын..."дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 24 мае, 15:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International