Ата-ананың хәер-фатыйхасы юлдаш булсын солдат улларга.

23 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә Газизова Рузалия Шамиль кызы “Ата-ананың хәер-фатыйхасы юлдаш булсын солдат улларга” дип исемләнгән бик матур кичә уткэрде. Ватанга мәхәббәт, ярату, горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелгән бу кичәгә бүгенге көндә Ватан сагында хезмәт итүче егетләребезнең әти-әниләре һәм якыннары чакырылды. Солдат әтиләре үзләренең уллары белән горурланып сөйләделәр, кызыклы уеннарда бик теләп катнаштылар. Алар хөрмәтенә матур шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Әлбәттә әти-әниләр бик күп күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Кичәбезнең икенче өлеше сыгылып торган мул табыннар артында изге теләкләр, матур җырлар белән дәвам итте.

Соңгы яңарту: 2017 елның 27 феврале, 09:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International