25нче март көнне Айдар, Субаш мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре авыл жирлеге башлыгы белән берлектә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, кучтәнәч- пакетлар өләштеләр. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы аларның сәламәтлекләре белән кызыксынды, якынлашып килуче бәйрәм белән котлады. Ветераннарыбыз хөкүмәтебезнең шулай зурлаганнарына зур рәхмәтен белдереп, яшь буынга саулык-сәламәтлек теләп,алар күргән ачы хәсрәтләрне күрергә язмасын иде дигән теләкләрен белдерделәр.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:54