Медальләр тапшыру

      2015 елның 18 мартында Югары Кибәхуҗа  урта мәктәбендә Бөек  Җиңүне якынайтуга  үзләреннән зур өлеш керткән сугыш һәм тыл  ветераннарыбызны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Тантанада Теләче  муниципаль районы башлыгынын урынбасары Фатхуллин А.Г., Дәүләт Советы депутаты Контюков Р.А. ның ярдәмчесе Минкина Г.Т., Теләче районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ф.М.Галимова катнашты. Алар ветераннарыбызга Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр тапшырып олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр, алдагы  көннәрендә исәнлек-саулык теләделәр.

    Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә бүгенге көндә барлыгы  62 тыл ветераны, 1 сугыш ветераны яши. Шулардан  бары  15 ветеран әлеге тантанага килә алды һәм узара фикер  алышып чәй табыны артында мәктәп укучылары көче белән куелган  бик кунелле  концерт программасы карады. Ә тантанага килә алмаган  ветераннарга медальне өйләренә барып тапшыру  оештырылды.

Соңгы яңарту: 2015 елның 8 апреле, 15:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International