Медальләр тапшырылды

2015 елның 6 мартында Алан урта мәктәбендә Бөек  Җиңүне якынайтуга  үзләреннән зур өлеш керткән сугыш һәм тыл  ветераннарыбызны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Тантанада Теләче  муниципаль районы башлыгының аппарат җитәкчесе И.В.Мөбинов, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ф.М.Галимова катнашты. Алар ветераннарыбызга Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган медальләр тапшырып олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр, алдагы  көннәрендә исәнлек-саулык теләделәр.

    Алан авыл җирлегендә бүгенге көндә барлыгы  45 тыл ветераны, 2 сугыш ветераны яши. Шулардан  бары  14 ветеран әлеге тантанага килә алды һәм  чордашлары белән  үзара фикер  алышып чәй табыны артында тематик  концерт программасы карады. Ә тантанага килә алмаган  ветераннарга медальне өйләренә барып тапшыру  оештырылды.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International