Яңа йорт ачкычларын тапшырдылар.

15 июнь көнне Айдар авылында гомер итүче, сугыш чоры баласы, тумыштан гарип Закиҗанова Мәгъзанур Вакыйф кызына яңа йорт ачкычларын тапшырдылар.  Мәгъзанур апа 1942 елда җиде балалы гаиләдә дөньяга килә. Әмма тулы канлы тормыш белән яшәү өчен аңа колакларының ишетмәве , телсез булуы комачаулый. Тик шулай да Мәгъзанур апа махсус мәктәптә белем алып, кешеләр белән аралашырга, аларны язып булса да аңларга өйрәнгән. Кече күңелле, ярдәмчел туганнары аңа бу тормышта яшәргә көч биреп, терәк булып торалар.  Бүгенге көндә ул сеңлесе Сөембикә тәрбиясендә гомер кичерә. Яңа фатирның ачкычын район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петр Чернов тапшырды. Алар йорт хуҗасы Мәгъзанур апага исәнлек-саулык, иминлек, озын гомер теләде.


  


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International