Чишмәләрдә авылнын йөзе.

    Чишмәләр,чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле бүләгедер ул.

     Иртәнге чык тамчылары белән сугарылган гөл төсле, чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да, үзенең туган төбәген онытмас, көянтә-чиләкләп су ташыган чишмә юлын күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклар.

     Максабаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Теләче авылында яшәүче хәрвакыт изгелек эшләргә омтылучы  Сәлим Гәлләмов табигатнең иң матур җирендә, урман кырыенда  югалып барган чишмәне чистартып, казып куйды. Ай куелган манаралы чишмә әллә каян үзенә чакырып, балкып  күренеп тора. Суы тәмле, йомшак. Әйе, авылдашыбыз бик изге эш башкарган.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International