Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы нәниләре агачлыкка экскурсиягә бардылар.

 

 

          26 нче июль көнне, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы нәниләре  агачлыкка экскурсиягә бардылар. Анда агачлар , бөжәкләр, кошлар турында белемнәрен ныгыттылар. Урманда үсүчеҗиләкләрне искә төшерделәр, урман шавын тыңладылар,төрле күңелле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Тәрбиячеләр балаларга табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләделәр,  тирә-яктагы матурлык белән хозурландылар.  Балаларга экскурсиядә  бик ошады, алар табигать кочагыннан  үзләренә  көч һәм энергия туплап кайттылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 27 июле, 13:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International