Балалар бакчасында чыгарылыш иртәсе.

       

       31 май көнне безнең Теләче №2 балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә  йөрүче балаларның  чыгарылыш иртәсе  узды. Бәйрәмгә   әти-әниләре  чакырулы иде.  Балалар бәйрәмдә үзләренең  бакчада  өйрәнгән барлык  осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып “Очучы кораб” әкиятеннән геройлар килгән иде. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән дусларын котлап, шигырьләр сөйләделәр . Чыгарылыш төркеменә йөрүче балаларның әниләре дә балаларга сюрприз әзерләгәннәр иде, алар башкаруында шаян чегән биюе барлык килгән кунакларны һәм бигрәк тә балаларны шаккатырды. Бәйрәм ахырында  тәрбиячеләр  балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп,  күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.

Соңгы яңарту: 2016 елның 1 июне, 08:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International