Кан алу эшләрен башлап җибәрде.

Теләче дәүләт ветеринария берләшмәсе ел башыннан, Баш ветеринария идарәсе раслаганан план нигезендә, районыбыз хуҗалыкларындагы  эре мөгезле терлекләрне туберкулезга каршы тикшерү, лейкоз, бруцеллез чирләренә кан  алу эшләрен башлап җибәрде.Беррәттән эре мөгезле терлекләрне  котыру авыруына каршы вакцинацияләү, паразитларга каршы тикшерү,эшкәртү эшләре дә алып барыла.Котыру авыруын кисәтү максатыннан хуҗасыз этләрне ачыклау, аучылар  белән  төлкеләрне атуга килешү төзү, халыкка  аңлату эшләре алып бару дәвам итә.Ветеринар - санитар чаралар узвакытында - Баш ветеринария идарәсе тарафыннан  I  кварталга  расланган график буенча үткәрелеп барыла. 

Соңгы яңарту: 2016 елның 26 феврале, 11:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International