Илебез Бөек Җиңүнең 70нче язын каршы алырга әзерләнә.



Илебез Бөек Җиңүнең 70нче язын каршы алырга әзерләнә. Җиңү язы ераклашкан саен, утлы елларның шаһиты булган ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Аларны мөмкин кадәр кадерләү, тиешле игътибар күрсәтү – барыбызның да бурычы.
 Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү, күңелләрен күрү, кәефләрен күтәрү һәм хәлләрен белү йөзеннән Айдар мәдәният йорты, китапханәче  инициативасы һәм " Бәхетле балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар белән авылыбызның хөрмәткә лаек кешесе- Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхуллин Нәбиулла Фәтхуловичның өенә очрашуга барылды. Очрашуның төп максаты-Туган илгә мәхәббәт,һәм тугрылык тәрбияләү.
Набиулла агай үзенең биографиясен, сугыш вакыйгаларын искә төшерде. Сөйләшү өстәл артында , кайнар чәй белән дәвам итте. Балалар үзләренең әзерләгән чыгышларын бүләк
 иттеләр.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International