«Җитезләр, көчлеләр,осталар!»

 19 март көнне Айдар мәдәният йортында укучылар һәм шәһәрдән кайтан  балалар өчен язгы каникул чорын файдалы ял итү максатыннан  «Җитезләр, көчлеләр,осталар!» дип исемләнгән күңелле стартлар бәйгесе үтте. Ярышта 10 кешедән торган 2 команда көч сынашты. Командының исемннәрен егет-кызлар үзләре сайлады. Бер шиксез, спортта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән малайлар-кызлар бу көнне дә сынатмадылар. Бердәм һәм матур уен күрсәттеләр. Бәйгедән соң барсыда тәмле призлар белән бүләкләнделәр.

Соңгы яңарту: 2017 елның 21 марты, 09:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International