Г.Г.Галиевны искә алу кичәсе

5 август көнне Үзәк авылы мәдәният йортында Социалистик Хезмәт Герое Габделхак Галиевның тууына йөз ел булу уңаеннан  искә алу кичәсе булып узды. Чарада район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, Габделхак аганың үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, балалары, туганнары катнашты.

Галиев Габделхак Гали улы тумышы белән Олы Нырсы авылыннан. Үзенең хезмәт юлын гади колхозчы буларак башлый. Күп кенә җитәкче урыннарда эшләгәннән соң, 1961 елда Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына директор итеп билгеләнә. Биредә 16 ел җитәкчелек итә һәм хезмәттәге казанышлары өчен СССРның иң югары бүләгенә лаек була. Ул директор булып эшли башлагач, хуҗалыкның икътисады нык үсә, республикада алдынгы совхозларның берсенә әверелә. Терлекчелек продукциясе җитештерүдә дә, игенчелек культурасыннан мул уңыш алу буенча да республикада үрнәк була. Габделхак Галиев җитәкчелек иткән елларда яңа биналар да калкып чыга: күп фатирлы йортлар, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы шундыйлардан. Кыскасы, үз янына көчле команда туплап, бар өлкәдә дә тырышып хезмәт куя алар.

Мәдәният йортында узган кичәдә күп кенә хатирәләр яңарды. Габделхак Галиевны хезмәттәшләре бары тик яхшы яктан гына искә алды. Гади, тырыш, таләпчән, эшләгәнне күрә белүче, үз кулы астында эшләүчеләрнең һәркайсына ышанып караучы, төпле киңәшче, зирәк җитәкче.

Тормыш һәм хезмәт юлын барлау, хатирәләр яңарту җыр-моң белән үрелеп барды. Флүзә Галәвиева, Рафис Минһаҗев, Сиринә Гатиятова һәм башка районыбыз үзешчәннәре матур җырларын бүләк итте. Искә алу кичәсенә җыелучылар шулай ук кайнар чәй һәм тәм-томнар белән дә сыйланды.

  

  

  

  

  

  

  

Соңгы яңарту: 2016 елның 10 августы, 15:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International