Татарстан Республикасының Кыр көне республика семинар-киңәшмәсе булып узды.

9 июльдә Зәй муниципаль районында 2014 елның яртыеллыгында агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм урып-җыюны уңышлы уздыру бурычлары буенча Татарстан Республикасының Кыр көне республика семинар-киңәшмәсе булып узды.

Семинарда катнашучылар «Агросила Групп» ЯАҖ техникасы күргәзмәсе, көзге һәм язгы чәчүлекләр, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча эксперименталь технологияләр белән, эш (азык әзерләү һәм җир эшкәртү) барышында авыл хуҗалыгы техникасы һәм үсемлекчелектәге заманча технологияләр белән таныштылар, “Әхмәт” СТКны (МТК «Ахметьево»), авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын карадылар.

Семинар кунакларының авыл өйләре янында печән чабучылар конкурсын һәм печән бәйрәмен күзәтү мөмкинлеге булачак.


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International