Кышкы каникулга төзелгән план буенча безнең мәктәптә төрле чаралар үткәрелә.

Кышкы каникулга төзелгән план буенча безнең мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. Шушы көннәрдә “ЛогоМиры” түгәрәге җитәкчесе Заһидуллин Рамил Рәис улы график рәсемнәр ясау буенча мастер – класс үткәрде. Балалар башта кирәкле кораллар белән таныштылар. Ә аннан соң алар  үз көчләрен гадәттә булмаган иҗади эшчәнлектә сынап карадылар . Бу эш укучыларны шундый мавыктырды, хәтта алар шундук үз эшләрен интерактив такта аша  күрсәттеләр. Һәр рәсемгә  балалар белән берлектә бәя бирелде. Барлык укучылар бергә эшләнгән эштән куанып калдылар.


Соңгы яңарту: 2015 елның 12 гыйнвары, 12:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International