Иске Җөри авылы җирлегендә татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй» узды.

Иске Җөри авылы җирлегендә  татар халкының  милли бәйрәме «Сабантуй» дүртенче  июнь көнне булып узды. Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән  җыйналдылар. Казан шәһәреннән кайткан җырчылар һәм Гәлиәскәр Камал артислары   бәйрәмне җыр, нәфис сүз һәм уеннар белән үреп алып барды. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез чакырылды һәм бүләкләнде. Авыл халкы төрле уеннарда, җыр-биюләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең көтеп алган иң күңелле мизгеле ул-көрәшнең нәтиҗәсе. 2016 нче елның Иске Җөри авылы Сабантуенда көрәш батыры Олы Тиләҗе авылы егете Сафин Ильназ калды. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать.

Соңгы яңарту: 2016 елның 6 июне, 10:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International