Югары Кибәхуҗа авылында халык җыены

28 гыйнваркөнне Югары Кибәхуҗа авылында халык  җыены булып узды. Бу җыенда муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсаитов, район башлыгының урынбасары Айрат Фатхуллин катнашты. Җыенда чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов авыл җирлегендәге социаль-мәдәни яктан ирешелгән уңышлар,көнкүрештә  килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында ныклы анализ белән чыгыш ясады. Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә 2012 елда иң истәлеклесе булып яңа мәдәният йорты төзелеп кулланылышка тапшырылу. Максабаш һәм Югары Кибәхуҗа авыллары өчен авыл уртасына кадәр  асфальт юлларның түшәлүе район хакимиятенең авыл җирлекләрендә зур эш алып барганлыгын күрсәтә.

Ф.Махмутов үзенең чыгышында авыл җирлеге буенча мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф  өлкәләрендәге уңышлар һәм булган кимчелекләр турында сөйләде. Докладчы үз чыгышында җирлек өчен Югары Кибәхуҗа авылында авыл уртасында яңа модульле ФАП, “Чиста программасы” буенча авылның иске су трассасын алыштыру мәсьәләсе, урамнарда яктырту фонарьларын арттыру һәм көнкүреш калдыклары өчен чүп контейнерларын авылларда булдыру проблема ассызыклап үтте.

Район башлыгы Ильдус Зарипов үз чыгышында авыл җирлегенең эшчәнлеген уңай яктан бәяләп китте. Шулай ук авылларда крестьян-фермер хуҗалыкларын арттыру мәсьәләсен бурыч итеп куйды. Халык җыены барлык халык өчен дә бик файдалы узды.




Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International