Күкчә авылында сугышта үлеп калучылар истәлегенә обелиск төзелә башлады.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Алан авыл җирлегенә кергән Күкчә авылында сугышта үлеп калучылар истәлегенә обелиск төзелә башлады. Бу эшкә шушы авыл эшмәкәре Хәкимов Хәмит Габделхәй улы финанс ярдәме күрсәтә. Обелискның инде төп өлеше эшләнде.

 

Күкчә авыл халкы Хәмит Габдулхаевичка  изге эше өчен зур  рәхмәтен белдерә.


 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International