Үзәк бистәсендә Сабантуй бәйрәме узды.

7 июнь көнне Үзәк бистәсендә Сабантуй бәйрәме узды. Көндезге сәгать  бергә , олысы-кечесе мәйданга агылды. Сабантуйны бистәбезнең мулласы Амир бабай башлап җибәрде. Анан соң авыл җирлеге башлыгы В.Н.Котников  бәйрәмгә җыелган халыкны котлады.

Игенчегә дан һәм хөрмәт! Игенчегә урын – мәйдан түрендә! Әнә алар, язгы кыр эшләрендә алны-ялны белми эшләгән, чәчүне вакытында төгәлләү өчен җан-фәрманга тырышкан  механизаторлар, шоферлар. ООО «Сот-Иле»Теләче Ленин булекчесе  житәкчесе Р.Т.Исмагилов   авыл хезмәтчәннәрен бүләкләде.

Нинди Сабантуй инде ул ярыш-бәйгеләрсез?! Әнә, бер мәйданчыкта балалар мәш килеп уйныйлар, ярышалар. Җиңүчеләр бүләкләр дә алалар. Капчык белән сугыш, кул көрәше, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка бик күп уеннар гөрләде мәйданда.

Сабантуйның иң матур бизәген – ат чабышын карамыйча күңел түзәме соң?! Әнә, тузан туздырып, чабышкылар финишка ыргылалар. “Әйдә, әйдә!“ дип кычкыру-сызгырулар бер генә мизгелгә дә тынып тормый. Җилдән җитез атлар финишка җиткәч тә туктап калалмыйлар, бер урында биеп торалар. Бик күңелле аларны күзәтүе...

Ә иң мавыктыргычы ул, әлбәттә, көрәш иде. Абсолют батыр булып көрәштә Ибрагимов Ильгиз калды.

Туган төбәгебездә узган Сабантуйлары ат чабышы, милли көрәш, җыр-биюләр, уен-көлке, күңелле очрашулары белән күңелләрдә озак вакытларга җитәрлек матур тәэсирләр калдырды.

Әнә шулай, бик күңелле узды бездә Сабантуе. Ә хәзер Ходай яңгыр бирсен иде дип телик. Җир-ана шифалы яңгырлары белән тизрәк сөендерсен иде...


Фотоларны карарга



Соңгы яңарту: 2014 елның 10 июне, 11:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International