2016 елның 12 июлендә Үзәк авыл җирлегенә караучы Петровский авылында «Питрау» бәйрәме булып узды.
Борынгы керәшен татарларының бәйрәме кичке сәгать 6 да башланып таңга кадәр барды. Биредә күптән күрешмәгән дус-ишләр, танышлар, авылдашлар белән күрешеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Төрле бәйгеләр, уеннар оештырылды,халык бик теләп катнашты. Таңга кадәр көрәш карап, бил алышучылар өчен янып-көеп утырдылар. Яшьләр өчен бик куңелле дискотека оештырылды. Бәйрәм бик матур һәм күңелле узды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 13 июле, 15:28