2016 елда Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасының иң беренче шатлыклы вакыйгасы -зурлар төркеменә йөрүче Баева Динәнең “Бәхет йолдызы” исемле 3 нче Ачык Региональ фестиваль-конкурсында катнашып , 3нче дәрәҗәле Лауреат дипломы алуы булды. Бу конкурста ул 1 нче кечкенәләр төркеменең “Вокал- соло” номинациясендә “Чәй эчәбез бергәләп” җырын башкарып, зур уңышка иреште. Конкурска Динәне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. әзерләде Афәрин,Динә! Алга таба да без аларның яңадан-яңа үрләр яулавын теләп калабыз.
Соңгы яңарту: 2016 елның 13 гыйнвары, 08:20