Эзләнүчәнлекне, белемгә омтылышны, иҗадилыкны тәрбияләү эшен нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтән башларга кирәк.

   

 

 Безне чолгап алган чынбарлык әле яңа гына дөньяга аяк баскан бала алдында үзенең күпкырлылыгы белән килеп баса. Баланың үзенчә фикер йөртүен, аңлау дәрәҗәсен, кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатып эшләвен, кичерешләрен исәпкә алып, аны җәмгыять яшәешенә тарту безнең бурыч булып тора..

Безнең 3нче балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбиячеләр атнылыкны башлап җибәрделәр. Бакчабыз авылының үзәгендә урнашкан. Бакча яныннан үзәк юл уза. Шуңа күрә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур эш булып тора.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә.

Соңгы яңарту: 2016 елның 21 июне, 09:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International