Җәнәй авылында “Хуш киләсез, авылдашлар!” дип исемләнгән җыен узды.

Узган шимбә, ял көннәрендә районыбызның Җәнәй авылында “Хуш киләсез, авылдашлар!” дип исемләнгән җыен узды. Чагыштырып әйтүләренчә, быелгысы узганнарына караганда тагын да оешкан төстә, тагын шәбрәк үтте. Бәйрәмне үткәрү өчен шушы авылда гомер кичерүче Дамир Бәширов, аның туганнары, дуслары зур көч куйган. Оештырылган уеннарның, бүләкләрнең, җырчы артистларның күплеге бәйрәмнең киң колачлы булып үтүе турында сөйли. Моңа сәүдә рәтләренең, бәйрәмгә килгән халыкның күплеген дә өстәргә кирәк. “Күңелдәгечә үтә”, - диде ниятләренең тормышка ашуына куанган Дамир.  Яңа бәйрәм мәйданын корырга, бүләкләр тупларга, бәйрәмне оештырырга, алып барырга дуслары нык булышкан.

 

Сабантуйга килеп, уеннарда катнашкан халык чүлмәк ватып, көянтә белән су ташып, аякларны капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгереп, суга кертеп урнаштырылган авыш багана буйлап барып, гер күтәреп, гер атып, биек тау башына каршы йөгереп “рәхәт чикте”. Аларның берсе дә – хәтта җиңелгәннәре дә бүләксез калмады. Көч сынашулардан тыш, балалар өчен төрле аттракционнар эшләде. Биредә авылның иң өлкән кешесе белән иң кечкенә сабые да бүләк алды.


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International