24 нче май көнне Олы Мишә мәктәбендә соңгы кыңгырау чылтырады. Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен бик шатлыклы да шул ук вакытта моңсу да. Бәйрәм белән 11 нче сыйныф укучыларын 1 нче сыйныф укучылары, әти -әниләр, мәктәп директоры, килгән кунаклар һәм яраткан укытучылары котлады. "Соңгы кыңгырау" бәйрәме укучыларының күңелендә гомер буе саклансын иде.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:00