Айдар авылы җирлегендә татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй» узды.

Айдар авылы җирлегендә  татар халкының  милли бәйрәме «Сабантуй» җиденче  июнь көнне булып узды. Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән  җыйналдылар. Мамадыш районыннан килгән җырчы егетебез Марат Локманов бәйрәмне җыр, нәфис сүз һәм уеннар белән үреп алып барды. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез чакырылды һәм бүләкләнде. Авыл халкы төрле уеннарда, җыр-биюләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең көтеп алган иң күңелле мизгеле ул-көрәшнең нәтиҗәсе. 2014 нче елның Айдар авылы Сабантуенда көрәш батыры авылдаш егетебез Фатхуллин Зөлфәт калды. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать.

 

 



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International