Айдар авылы җирлегендә татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй» узды.

Айдар авылы җирлегендә  татар халкының  милли бәйрәме «Сабантуй» дүртенче  июнь көнне булып узды. Бәйрәмгә авыл халкы, кайткан кунаклар күтәренке кәеф белән  җыйналдылар. Балтач  районыннан килгән җырчылар   бәйрәмне җыр, нәфис сүз һәм уеннар белән үреп алып барды. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез чакырылды һәм бүләкләнде. Авыл халкы төрле уеннарда, җыр-биюләрдә бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең көтеп алган иң күңелле мизгеле ул-көрәшнең нәтиҗәсе. 2016 нче елның Айдар авылы Сабантуенда көрәш батыры авылдаш егетебез Курбанов Рамил калды. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменнән бик канәгать.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 6 июне, 14:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International