Айдар мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгына карата "Җиңүгә илткән юллар" исеме астында үткәрелә торган фестиваль- конкурс узды

  Айдар мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгына карата "Җиңүгә илткән юллар" исеме астында үткәрелә торган фестиваль-конкурста Айдар авыл үзешчәннәре Сәет Шакуровның "Саф күңелгә тап төшми" пьесасын сәхнәләштерделәр, шулай ук Субаш авылыннан "Нардуган" фольклор ансамбленең чыгышы күрсәтелде. Районыбыз тарафыннан оештырылган комиссия членнары фойеда урнаштырылган  борынгы җиһазлардан торган  экспонатлар күргәзмәсен һәм яңа эшләнелгән "Онытылмыс бу еллар гомергә" дип аталган стендка ,шулай ук  җиңүгә багышланган папкаларга уңай бәя бирде. Айдар авылы тамашачыларының да гаять күп булуларына  сөенделәр, бу аларның көчле алкышларыннан да сизелә иде.

  Әсәрнең эчтәлеге бик тирәнтен: сугыш барган чор. Шул чорда булган вакыйгалар, мәхәббәт һәм нәфрәт, ялган һәм икейөзлелек, тормыш һәм тәрбияви чагылышлар белән үрелеп бара.  Айдар мәдәният йортының драм түгәрәгенә йөрүчеләрнең тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Аларга бары уңышлар гына телибез!


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International