Алан авылында кышкы спартакиада узды

2014 елның  1 мартында   Алан авылында шәхси эшмәкәр Хадиуллин Хәким Хәнифович  призына хоккей, чаңгы, тимераякта узышу (шорт-трек) буенча ярышлар булып узды. Ярышларда студентлар, авыл яшьләре, укучылар һәм Югары Кибәхуҗа, Сауш авылы хоккей командалары катнашты.

Бәйрәмдә һәркем кайнар коймактан, тәмле пылаудан авыз итте, ярышларда катнашып көч сынашты. Дәртле музыка һәркемнең кәефен күтәрде.

Бәйрәмнең иң кызыклы, мавыктыргыч  өлеше - хоккей буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелде:

1 урын - Алан авылы командасына, 2 урын - Югары Кибәхуҗа авылы командасына, 3 урын - Сауш авылы командасына бирелде.


Фотоларны карарга



Соңгы яңарту: 2014 елның 3 марты, 16:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International