Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары!

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. Хезмәт вазифагызны башкарганда, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында, сезгә нинди генә төр җинаятьләрне тикшерергә, нинди генә явыз гамәллләргә киртә куярга туры килми. Шуңа да карамастан, сез зур уяулык һәм батырлык үрнәге күрсәтеп, үз хезмәтегезне зур тырышлык һәм намус белән үтәп киләсез. Шуңа да халык сезгә ышана, зур өмет белән карый. Киләчәктә дә хезмәтегезгә тугры калып, үз бурычларыгызны илгә-көнгә зур бирелгәнлек белән башкарырсыз дип ышанып калабыз. Игелекле һәм катлаулы хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Соңгы яңарту: 2015 елның 11 ноябре, 15:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International